Татарстаннан барлыгы 264 яшь һәм социаль эшмәкәрләр грант алу өчен гариза биргән.
Грант нәтиҗәләре быел ноябрь аенда игълан ителәчәк.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы искәрткәнчә, грантның минималь суммасы - 100 мең сум, ә максималь суммасы - 500 мең сум. Бер шарт бар: эшмәкәр проект хакының кимендә 25 процентын финанслашырга тиеш.
Гаризалар "Минем бизнес" үзәгендә 24 августтан 22 сентябрьгә кадәр кабул ителде. Бу – «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында тәкъдим ителә торган дәүләт ярдәме. Грант алу өчен өстәмә таләп "Минем бизнес" үзәге тәкъдим иткән белем бирү программаларында катнашу иде.
Нет комментариев