Үзеңне кайгырта беләсеңме?
“Маяк” киңәшләре: бар нәрсәгә караганда да үзеңә игътибар бир, тәнеңә нәрсә файдалы, яки зыянлы, нәрсә яраклы яки яраксыз – шуны таный белергә, үлчәп карарга өйрән.
Көчле хисләрдән кач. Явызлык һәм нәфрәт яшәүгә дәртне сүндерә. Яшьтән үк үзеңне басынкылыкка һәм битарафлыкка өйрәт. Әгәр дә кинәт кенә ярсу хисләр биләп алса, саф һавага чык, күккә кара. Йөреп кил, күңелең урынына утырмас борын ашама да, эчмә дә.
Ашаганда нәфесеңне тый. Бик нык ачыкмыйча торып ашарга утырма. Әкрен аша, озак итеп чәйнә – ашказаныңа эшкәртергә җиңелрәк булсын. Төнгә каршы ашама.
Һава трышына карап киен. Кысан әйбер белән йөрмә. Начар яки йогышлы авырулардан үлгән кешеләрнең киемнәрен беркайчан да кимә.
Йокы бүлмәсен көн саен җыештыр. Көнгә берничә тапкыр җилләтеп ал. Кызган, тирләгән килеш җил бәрсә, шундук хәрәкәтләнергә тырыш, яки аю баланы (бузина) чәе эч.
Ялкаулыкка бирелмә һәм өстеңә алынган вазыйфаңны тырышып башкар. Утырып эшли торган булса, тышта ничек кенә булмасын, бер сәгать вакытыңны саф һавада, хәрәкәттә уздыр. Күп хәрәкәтләнгәннән соң шунда ук утыру ягын карама.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!