Район үзәк поликлиникасы подвалында, хатын-кызлар консультациясендә төзекләндерү, кайбер яңарту- үзгәртүләр алып барылды.
Подвалда инженерлык челтәре тулысынча алыштырылды. Хәзер биредә соңгы вак-төяк эшләр генә калып бара. Янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлешенә дә җитди игътибар бирелде. Аны сынап карап, тиешенчә булуына тикшерү дә үткәрелде.
Хатын-кызлар консультациясе урнашкан бинада аерым кабинетларны үзгәртеп, идән, ишекләрен алыштырдылар. Пациентларны кабул итүдә бернинди тоткарлык, уңайсызлыклар булмады, бүлек гадәти режимда эшләде.
Бу ике объектны төзекләндерүгә республика бюджтыннан 4 миллион 600 меңәр сум акча бирелде.
Нет комментариев