Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
СӘЛАМӘТЛЕК

“Миңа монда бик тә ошый”, – ди Албина Харисова

Әлмәт шәһәрендә туып-үскән шәһәр кызы Альбина Харисова кечкенә генә Әгерҗе авылы фельдшер акушерлык пунктында төпләнеп калган

Ул – югары категорияле фельдшер-акушерка. ”Сез монда озак тоткарланмассыздыр инде?” – дим аның кылларын чиртеп.

Юуууук, дип суза Альбина Айратовна, – Миңа монда бик тә ошады, бер дә китәсе килми. Бигрәк тә Әгерҗенең халкы ошады. Шундый яхшылар, ярдәмчелләр. Нинди ярдәм кирәк булса да: ишегалларын җыештырумы, төзекләндерүме, авыруга тиз ярдәм күрсәтүдә ярдәмме, шунда ук килеп җитәләр. Бина зур, эш тә күп бит. Авыл җирлеге башлыгы Назыйф Хәсәнов, район сырхауханәсе  коллективы, җитәкчелеге дә бер генә гозеремне дә кире какмыйлар. Без монда зууур бер гаилә кебек. Әйе, баштан бик авыр кебек иде. Мин махсус медицина белеме алгачтын, шактый еллар Әлмәт шәһәре бала тудыру йортында акушерка булып эшләдем. Анда сменаңны төгәлләп кайтасың да, эшең бетә. Ә монда бит тәүлекнең теләсә кайсы вакытында син эштә. Отпускмы ул, ялмы... Хәтта йокларга яткач та: “Бу авыруымның хәле ничек икән инде. Әйбәтләндеме, тагын да начарланмадымы? ” дип уйлап, борчылып ятасың. Алар бит миңа барысы да якын, кадерле.

Әгерҗелеләр Альбинаның үзен дә бик яратканнар. Хөрмәт итәләр:

Киң профильле докторыбыз ул безнең. Көн-төн дип тормый, хәзер килеп җитә. Мин үзем социаль хезмәткәр. Альбина булмаса, әбиләремне ничек тәрбияләр идем икән? Телефон аша да тәүлекнең теләсә кайсы вакытында шалтыратып, киңәшләр сорыйм. Кан басымнарын үлчәп, уколларын кадап тора. Әбиләрем өлкән яшьтә бит инде, йөзне тутыручылар да бар, медицина ярдәме гел кирәк булып тора. Бик тә игътибарлы, кешелекле, гади дә ул безнең.

   Уйлар дулкыны әллә кайларга балачакка алып кайтып китте әле. Мин әле бик кечкенә. Шулай да авылның кечкенә генә медпункты, анда эшләүче күңелгә иң игелекле доктор булып уелып калган Нури абый Шәйхуллин, аның җәмәгате санитарка Дөрия апа күз алдына килә. Аннан соң бик озак еллар авыл “табиблары” (шулай әйтәсе килә. Автор Н.Ф.) Мария Харисова, Флюра Гәрәева эшләделәр. Кая инде ул чорда бүгенге уңайлыклар. Узган елда авыл халкына яңа программалар буенча Яңа ел бүләге булып бөтен төр уңайлыклары булган ФАП ачылды. Монда инде авыл халкына башлангыч медицина хезмәтләренең бөтен спектрын да алу мөмкинлеге бар.

Яңа бинада барысы да заманча җиһазлар белән яңартылган, ди Альбина Айратовна. – Мәсәлән, күз басымын да шунда ук үлчәргә мөмкин. Элеккеге кебек тамчылар салып, көтеп торырга кирәкми. Хатын-кызларыбызга да шәһәргә барып йөрмәсә дә була. Табиблар үзләре киләләр, җиһазлар бар бит. Ай саен терапевт хезмәт күрсәтә. Елга бер флюография машинасы килә. Гомумән, бөтен төр медицина белгечләрен дә чакырабыз.

Альбинаның сүзләрен куәтләгәндәй ФАПка бер кыз килеп керде. ЭКГ торырга килгән икән. Әй, кая инде ул элеккеге чорларда авылда ЭКГ торулар. Әйе Нури абый чорлары белән чагыштырып булмый шул инде. Йорт саен йөреп чакырып йөрисе дә юк. Һәркемдә телефон, үзләренең сайтлары бар. Иң әһәмиятлесе  авылның һәр кешесен кайгыртып, аларның сәламәтлеге өчен төн йокыларын калдырып борчылучы үз “табиб”лары бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев