Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Медицина белгечлеге алучы студентлар район җитәкчеләре белән очрашты

Очрашуга Казан Дәүләт Медицина Университеты, урта белем алучы көллият, училище студентлары, киләчәктә әлеге юнәлештә укырга теләге булган мәктәп укучылары, аларның әти-әниләре катнашты

Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, район сырхауханәсе баш табибы Илдар Шиһапов студентлар һәм укучыларга районыбызның үсеш перспективалары, хезмәт шартлары, социаль яклау чаралары, дәүләт ярдәмнәре, турында сөйләделәр. Үз районыбызның чын патриотлары булып, киләчәктә үз җирлегебезгә эшкә кайтырга чакырдылар. Бүгенге көндә районыбыз халкы сәламәтлеген саклауда табиблар, шәфкать туташлары, гомумән, медицина хезмәткәрләренең бик кирәк булуын ассызыкладылар.

Очрашуда белем бирү учреждениеләре педагоглары, КДМУның югары курс студентлары уку йортлары турында мәгълүматлар бирделәр. Студентлар соңыннан үз сорауларына җаваплар да алдылар. Әнә шундый бик тә файдалы очрашу булды ул. Чарада катнашучылар җитәкчеләргә, очрашуны оештыручыларга бик рәхмәтле калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев