Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

«Маяк»та балалар сихәтлегенә багышланган “Түгәрәк өстәл” сөйләшүе үтте

Бүген “Маяк” газетасы редакциясендә оештырылган чираттагы “Түгәрәк өстәл” сөйләшүе кечкенәләрнең, мәктәп укучыларының сәламәтлек торышына, грипп сезоны якынлашканда, алар белән үткәрелүче профилактик чараларга багышланды.

Анда район үзәк сырхауханәсенең эпидемиология бүлеге мөдире Светлана Ибраһимова, балалар поликлиникасы җитәкчесе Әлфия Миңнегалиева, район педиатры, балалар бүлеге мөдире Илһамия Гыйниятуллина, медицина профилактикасы кабинеты җитәкчесе Луиза Морадымова, “Гармония” психолок-педагогик хезмәтне җитәкләүче  Зөлфия Сөләйманова катнаштылар.

Сүз нигездә балаларыбыз еш авырган чирләр, аларга каршы профилактик чаралар, саклануның нәтиҗәле һәм  төп ысулы булган вакцинацияләү хакында барды. Сер түгел, грипп чорына якынлашабыз. Сөйләшүдә катнашкан табиблар балаларда салкын тиеп чирләү очракларының инде арта баруы хакында да әйтә.

“Түгәрәк өстәл”дә барган җитди әңгәмә хакында тулырак “Маяк” газетасы битләреннән укый аласыз.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев