Ел башыннан 33568 азнакайлы ЭКГ тикшерүе үткән
Йөрәк-кан тамырлары авырулары үлемгә китерүче сәбәпләр арасында төп урынны алып тора.
«Сәламәтлек саклау» милли проектының «Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш» программасы әлеге авыруларны диагностикалау, профилактикалау һәм дәвалау буенча эшчәнлекне оештыруны һәм кешеләрнең уртача гомер озынлыгын арттыруны күздә тота.
Әлеге программа кысаларында Азнакай үзәк район сырхауханәсенә 49 ЭКГ аппараты кайткан. Барлык тикшеренүләр дә «Бердәм кардиолог» республика мәгълүмат системасында теркәлә. Бу сәламәтлек торышындагы үзгәрешләрне күзәтергә, куркыныч факторларны вакытында ачыкларга мөмкинлек бирә.
Агымдагы елның 1 августына Азнакай районы буенча халыкка 33568 электрокардиография тикшеренүе үткәрелгән. Аларның 24489 ы шәһәрдә булса, 9 079 ы – авылларда.
Авыруны вакытында ачыклап, тиешенчә дәваланганда, сәламәтлегегезгә игътибарлы булганда, йөрәк-кан тамырлары авырулары белән дә озак яшәргә була. Сәламәтлегегезгә битараф булмагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев