Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Азнакайлылар, сезне кан бирү үзәгендә көтәләр

Кан алу бүлеге элек үзебезнең район сырхауханәсендә дә булып, үзвакытында үзе дә тулы канлы тормыш белән яшәп килде.

2010 елда районыбыздагы бу бүлек ябылып, хәзер инде кан бирүчеләр янәшә-тирәдәге берничә районга хезмәт күрсәтүче “Әлмәт кан үзәге”нә бара. Бу үзәк шулай ук әлеге районнарның медицина учреждениеләрен кан материалы белән тәэмин итеп тора.

Үзәктә азнакайлыларның да кан бирүдә бик актив булуларын әйтәләр. Донорларыбыз белән даими элемтәдә торалар. Ел ахырында бүлек кан бирәсе килгән бөтен кешене дә кабул итә. Кан төркеменең нинди булуына карамастан. Алда – озын Яңа ел каникуллары, шуңа бәйле рәвештә, ел да бу чорга җитәрлек материал туплап калу бурычы куела.

Биредә донорлар өчен бөтен шартлар тудырылган. Үзәк Әлмәт шәһәренең Ленин урамы, 157 йортта урнашкан. Көн саен 40 лап кан бирүчене кабул итәләр. Аларга акчалата түләү каралган. Кан бирер алдыннан 2-3 көн сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, дөрес тукланырга, эчемлек кулланмаска киңәш ителә. Үзең белән паспорт һәм СНИЛС булуы кирәк. Һәр донор табиб тикшерүе үтә, гемоглобинга анализ бирә.

Хөрмәтле азнакайлылар! Теләге булган һәркемне үзәктә кан бирергә көтәләр. Бу изге гамәлебез белән кеше гомерләрен саклап кала алырбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев