Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Азнакайда сөрем газы белән агулану очракларын булдырмый калу буенча киңәшмә узды

Суык вакытта сөрем газы белән агулану ихтималы аеруча арта.

Өйне җылыту максатыннан куркынычсызлык таләпләрен бозган һәм шул рәвешле каза күргән кешеләр бар.

Мондый очракларны булдырмас өчен район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов башкарма комитетның эшләр белән идарәчесе Руслан Дәүләтшин, МЧС, газ һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре вәкилләре белән киңәшмәдә сөрем газы белән агулану профилактикасы чараларын күрү мәсьәләсен күтәрде. Фикер алышу хезмәтләр бердәмлеге белән иминлек чараларын булдыру, халыкка куркынычсызлык таләпләрен үтәүнең мөһимлеген аңлату хакында нәтиҗәләр белән йомгакланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев