Азнакайда медицина хезмәткәрләре тәҗрибә туплый
СӘЛАМӘТЛЕК

Азнакайда медицина хезмәткәрләре тәҗрибә туплый

Бүген шәһәрнең Балалар иҗат үзәгенә район үзәк сырхауханәсе хезмәткәрләре: лаборантлар, фельдшерлар, акушерлар, шәфкать туташлары җыелды.

Алар практик эшчәнлектә бик тә кирәк булган процедураларның төгәл үтәлешен гамәлдә өйрәнделәр.

–Мондый өйрәнү, тәҗрибә туплау семинарларын ел да үткәреп торабыз, – ди үзәк сырхауханәнең баш шәфкать туташы Регина Шәмсетдинова. – Бүгенге семинарда педиатрия бүлеге һәм балалар поликлиникасы хезмәткәрләре үз осталыкларын күрсәтә.

Семинар-өйрәнүдә катнашучылар аеруча куркыныч инфекция чорында чумага каршы киемне киеп-чишенү, утильләштерү алымнарын, авырудан биоматериал алу һәм аны тиешенчә башкару ысулларын өйрәнделәр.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев