Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Азнакайда инсульт авыруына багышланган атналык уза

23-29 октябрь көннәре инсульт авыруына каршы көрәш атналыгы дип игълан ителде

Кан тамыры-йөрәк авырулары бүгенге көндә дөньякүләм иң таралган авырулар санала. Алардан елына 18 миллион кеше үлә, шуның 40 проценты – инсульттан. Ә никадәре инвалид булып кала. Баш миендә кан әйләнеше үзгәрүенең төп сәбәпләреннән берсе – артериаль кан басымының күтәрелүе. Азнакай табиблары атна дәвамында хезмәт коллективларында, кеше күп йөргән урыннарда булып, профилактик әңгәмәләр үткәрәләр, теләге булганнарның кан басымын үлчиләр.

Чираттагы шундый табиблар белән очрашу олы сәүдә үзәкләренең берсендә үтте. Азнакайлылар шәфкать ияләренең чыгышын кызыксынып тыңлады, киңәшләр алдылар, кан басымын да үлчәтеп, сәламәтлек торышы хакында белделәр.           

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев