Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Азнакайда яман авырулар хакында сөйләштеләр

Бүген район хакимиятендә медицина белгечләре, авыл биләмәләре башлыклары һәм фельдшерлары катнашында бүгенге көндә аеруча борчу тудырган авырулар һәм аларны дәвалауда килеп туган проблемаларны хәл итүгә багышланган эшлекле киңәшмә узды.

Анда республиканың онко һәм наркоүзәкләре, аларның филиаллары җитәкчеләре, белгечләре чыгыш ясады. Киңәшмәне район башлыгы урынбасары Роза Галеева алып барды.

Иң беренче итеп сүз район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илдар Шиһаповка бирелде. Ул җирлегебездәге наркологик хезмәт тарафыннан алып барылган эшчәнлекне яктыртты, яман шеш авырулары белән хәл торышын чагылдырды.

Республиканың онко һәм наркоүзәкләре, аларның филиаллары вәкилләре Татарстан буенча күрсәткечләрне барладылар, бу өлкәдә халыкка хезмәт күрсәтүдә яңалык-үзгәрешләр белән таныштырдылар, киңәшмәдә катнашкан азнакайлыларның күпсанлы сорауларына җаваплар бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев