Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Азнакайда булачак аналар очрашуы узды

9 ноябрьдә ЗАГС бүлегендә «Яшь ата-аналар мәктәбе» проекты кысаларында чара үткәрелде

Бала табуга әзерлек һәм бишек җыры ярдәмендә балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирү мәсьәләләре буенча чыгышлар ясалды.


— Безнең райондагы бала табу йорты, акушерлык хезмәте, гомумән, хатын-кызлар һәм балалар белән эшләү республика дәрәҗәсендә бик әйбәт бәяләнә. Инде ничәнче ел без 1 нче урынны алабыз. Бу система масштабында эшләнә торган эш. Балаларыбызны үстерер, яхшы тәрбия бирер өчен мөмкинлекләр күп. Чын күңел белән мин шушы “Яшь ата-аналар мәктәбе”нең дәвамлы булуын, әниләрне чакырып, мөмкин хәтле төрле сорауларда ярдәм итүне теләр идем, — ди район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев.


Үзәк район сырхауханәсенең табиб-акушер-гинекологы Шамил Мөхәммәтов авырлы хатыннарга дөрес туклану турында лекция укыды. Клиник психолог Оксана Никонорова йөклелек чорының һәм балаларны тәрбияләп үстерүнең психологик ягы турында сөйләде, гыйбрәтле хикәя мисалында гаилә кыйммәтләренең беренчел әһәмиятен аңлатты.


Район мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин балага исем сайлаганда ничек ялгышмаска, кая мөрәҗәгать итәргә кебек мөһим сорауларны яктыртты, аерым мисалларга тукталып, исемнең бала язмышына тәэсирен күрсәтте.
Хатын-кызлар советы әгъзасы, район мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлсинә Хафизова бала үсешендә бишек җырының әһәмияте турында сөйләде. Мәдәни үзәк хезмәткәрләре җыелган хатын-кызларга бишек җырын җырларга өйрәттеләр.


Булачак аналарга файдалы киңәшләр, күңелле мизгелләр бүләк иткән очрашу онытылмас хатирә булып калыр.

<iframe src="https://vk.com/video_ext.php?oid=-90985170&id=456240728&hash=f37da0aabda64165" width="640" height="360" frameborder="0" allowfullscreen="1" allow="autoplay; encrypted-media; fullscreen; picture-in-picture"></iframe>

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев