Азнакай табиблары өлкәннәрне паркка йөрергә чакыралар
Шәһәребездә Бөтенроссия йөрү көненә багышланган сәламәтләндерү чарасы уздырыла.
Аның максаты - йөрешне физик активлыкның иң табигый, иң гади һәм һәркем файдалана алырлык төре буларак популярлаштырудан гыйбарәт. Йөрү – бушлай, кызыклы һәм иң мөһиме – файдалы. Хөрмәтле өлкән буын кешеләре!
Сезне 2 октябрьдә 11.00 сәгатьтә “Юбилейный” стадионы янындагы Игелеклелек паркына Азнакай үзәк сырхауханәсе медицина хезмәткәрләре белән очрашуга чакырабыз. Монда сез сәламәт яшәү рәвеше алып баруның нечкәлекләре: дөрес туклану, физик активлык, көннең оптималь режимы, сәламәтлек өчен файдалы физик күнегүләр, мавыгулар һәм хоббилар турында белерсез. Бу очрашу шулай ук җылы аралашу һәм яхшы кәеф өчен дә менә дигән сәбәп булачак!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев