Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

2024-2025 елларда Татарстанда илкүләм проект буенча алты сырхауханә төзеләчәк

Татарстанда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында медицина ярдәме күрсәтүнең беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча 2024-2025 елларда 6 сырхауханә, 4 гомум практика табибы үзәге һәм 58 фельдшер-акушерлык пункты (ФАП) төзеләчәк

Алдагы ике елда Казанда – 3 һәм Түбән Камада бер сырхауханә сафка бастырылачак, Казанның «Салават күпере» торак комплексында сырхауханә төзелеше төгәлләнәчәк, ә гомум практика табибы үзәкләре Казан һәм Әлмәттә төзеләчәк, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы.

Уңайлы шартлар булдыру максатында, шулай ук инвалидларның һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле башка халык төркеменең ихтыяҗларын исәпкә алып, программа кысаларында 415 медицина учреждениесенә капиталь ремонт ясау планлаштырыла. 159 объект ремонтланган инде. 2024-2025 елларда 256 объектта ремонт эшләре көтелә.

Киләсе елда беренчел звеноны модернизацияләү программасы буенча Үзәк район хастаханәләре карамагындагы ФАПлар өчен медицина җиһазлары сатып алыначак. Барлыгы 8 709 берәмлек медицина җиһазы кайтарылачак. Алар – спирометрлар, канда холестерин күләмен үлчи торган портатив экспресс-анализаторлар, канда гемоглобинны үлчи торган анализаторлар, канда шикәр күләмен үлчи торган тест-полоскалы портатив анализаторлар. Диагностика җиһазлары мәгълүматларны читтән торып тапшыру функциясе булган бердәм мәгълүмат системасына тоташтырылачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев