Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХАЛЫК ЫШАНУЛАРЫ, ХОРАФАТЛАР

Кайгыларны салдым каеннарга…

Табигать серләре.

Урманда йөргәндә кәефегез күтәрелеп, сихәтәнеп киткән кебек буласызмы? Әби-бабаларыбыз фикеренчә, агачларның кешегә тәэсир итү көче бар.

Имән – ныклык, сәламәтлек символы. Юкка гына безнең халыкта кешегә имәндәй ныклы сәламәтлек теләмиләр. Әгәр дә имән агачын кочсаң, тәнеңә сәламәтлек һәм кыюлык аласың. Агач нерв киеренкелегеннән дә азат итә.

Каен турында күпме җырлар язылган! Ул кешедә уңай хисләр тудыра, көч бирә, үз-үзеңә ышанычны арттыра. Әгәр дә кояш чыкканчы каенны кочсаң, озак еллар яшь сакланасың дип исәпләгәннәр борынгылар.

Чаган агачы да начар энергетиканы уңайга үзгәртүдә ярдәм итә. Әгәр җаныгызга урын таба алмыйсыз икән, чаган кочыгыз.

Йөрәге начар кешеләргә нарат кочарга киңәш ителә. Ул шулай ук иммунитетны күтәрүдә булыша. Әмма нарат янына кичкә кадәр килергә кирәк.

Борын заманда чыршыны авырткан җиргә япканнар. Йөрәк чирле кешеләргә чыршылар арасында йөрү файдалы.

Кайбер агачларның кешегә тискәре йогынтысы да бар икән. Мәсәлән, тал кочып еламагыз, аңа кайгыгыз турында сөйләмәгез. Шулай ук миләшкә, тупылга да язмыштан зарланырга ярамый.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев