Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХАЛЫК ЫШАНУЛАРЫ, ХОРАФАТЛАР

Борынгыдан килгән сүз: августта төшкә кадәр - җәй, төштән соң көз

Җәйнең соңгы ае – август та башланып китте.

Хезмәт сөючән татар халкы бу ай турында күп кенә мәкаль-сынамышлар туплаган. Шуларга күз салып алыйк та, көзнең, кышның ничек киләсен чамалыйк.
Әгәр августның беренче атнасында тотрыклы, бертөрле һава торышы сакланса, кыш озын һәм карлы булыр. Томан озак таралмый торса - аяз көнгә. Август яңгырсыз килсә, җылы һәм коры көзгә. Шушы айда бәс төшсә, иртә кышка ишарә.Август аенда торналар төркем-төркем булып, җылы якка китсә, кыш иртә килер.
Җәйнең соңгы аенда берничә тапкыр яшен булса, көз озак булыр. Каенда сары яфраклар күп булса, көз иртә килер. Җылы, яңгырлы август - гөмбә уңышына.
 1 август көнне яңгыр яуса- көз елак, коры булса - көз коры килә.
7 августта яңгыр яуса, кыш карлы була.
16 августта көчле салкын җил иссә, суык кышка, җылы җил иссә – йомшак, карлы кышка.
19 август коры булса, көз коры була, юеш булса – юеш көз килә, аяз булса – кырыс кышка.
31 августта әрем тамырын карагыз, әгәр яшь тармаклары калын булса – киләсе елда уңыш уңар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев