Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХАЛЫК ЫШАНУЛАРЫ, ХОРАФАТЛАР

Азнакайлыларга сынап карар өчен Яңа ел сынамышларын тәкъдим итәбез

Яңа елга карата халыкта төрле ырымнар, юраулар яшәп килә.

Әйтик, Яңа ел төнен ничек үткәрсәгез, елыгыз да шулай үтәр; бу көнне бәхетле һәм кәефегез күтәренке була икән, ел сезнең өчен уңышлы булыр.

Ә иң киң таралган билгеләрнең берсе – сәгать курантлары суккан вакытта шампанский салынган бокалларны чыңлату. Сәгать курантлары суккан арада сез шампанский шешәсен ачарга, бокалларга салырга һәм эчә башларга өлгерергә тиешсез.

Халыкта Яңа елны яңа киемнәрдә каршыларга кирәк һәм ул ел символына туры килергә тиеш дигән ышаныч та яши. Бу ел – уңышлы, акча мул булсын өчен эшләнә.

Традицион Яңа ел ризыклары шулай ук уңыш китерәләр дип санала. Күп халыклар аны түгәрәк рәвешендә әзерләү яхшы дип саныйлар. Чөнки ул бер елның тәмамлануын, икенче елның башлануын аңлата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев