Азнакайның яшь сайлаучылары электрон тавыш бирүне хуп күрәләр
СӘЯСӘТ

Азнакайның яшь сайлаучылары электрон тавыш бирүне хуп күрәләр

Азнакай шәһәренең 519 нчы сайлау участогында быел тавыш бирү электрон аппаратлар кулланып үткәрелә.

Участокта барлыгы – 5 аппарат, бинадан тыш тавыш бирү өчен – 2 һәм 1 тренажер бар. Аларның нәтиҗәле эшләвен махсус операторлар күзәтә.

– Сайлауларда икенче елымны катнашам, электрон юл белән беренче тапкыр тавыш бирәм, бик тә уңайлы, – ди Рина Алтынбаева.

Ул Мәдәни үзәктә балтемейстер булып эшли, 50 гә якын баланы биергә өйрәтә.

Инде хәбәр иткәнебезчә, шәһәрдә барлыгы 9 сайлау участогында электрон тавыш бирү оештырылган.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев