Бүген, 8 сентябрь – бердәм тавыш бирү көнендә, азнакайлылар ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлыйлар.
Безнең район территориясендә – 42, шәһәрдә 20 участок сайлау комиссиясе оештырылган. Җирлегебездә тавыш бирү хокукы булган 49241 гражданин исәпләнә.
Шәһәрнең тугыз сайлау участогында исә бүген электрон тавыш бирү кулланыла.
Бөтен район буенча сайлау участоклары иртәнге 7 сәгатьтә ачылды. Без исә елның төп сәяси вакыйгасын “яктыртуыбызны” шәһәрнең 8 нче мәктәп бинасында урнашкан 517 нче сайлау участогыннан башладык. Биредә Хәсәнов, Солтангалиев урамнарында урнашкан 10 күпфатирлы йортта яшәүче 1296 кеше тавыш бирә.
– Безнең участокта иртәнге сәгатьләрдән үк зур активлык күзәтелә. Димәк, азнакайлылар республиканың, районның киләчәге өчен битараф түгел, – ди сайлау участогы рәисе Фәнис Ахунҗанов.
Биредә өлкәннәр аеруча актив. Һәркемнең күңеле күтәренке.
– Илләребез тыныч, табыннарыбыз сый-нигъмәттән сыгылып тора, шөкер. Шуңа сайлауларга һәрчак сөенеп барам, сайлаган депутатларыбыз өметләребезне акласын иде, – ди Рәсимә апа Галиева.
.jpg)
Нет комментариев