Юл-транспорт һәлакәте бүген Әлмәт-Азнакай юлында, Холмовка авылы тирәсендә килеп чыга.
ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, бүген иртәнге уннар тирәсендә Азнакайга таба хәрәкәт итүче “Хендэ-Солярис” автомобиле шоферы хәвефсез тизлекне сакламый, идарәне югалтып, ул каршы як полосага чыга һәм “ВАЗ” белән капма-каршы бәрелешә.
Авария нәтиҗәсендә ике шофер да авыр тән җәрәхәтләре ала һәм Әлмәт сырхауханәсенә җибәрелә. Аларның икесе дә хәвефсезлек каешын эләктергән була.
Нет комментариев