Азнакай районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов район үзәк сырхауханәсенең актлар залында урнашкан 523 нче участокта алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлауда тавыш бирде.
– Үзем озак еллар үзәк сырхауханәдә эшләгәч, бүген бирегә бик шатланып килдем. Комиссия әгъзаларының да, сайлаучыларның да, күзәтүчеләрнең дә кәефе яхшы. Шунда ук гриппка каршы прививка да ясыйлар, әлеге форсаттан, әлбәттә, үзем дә файдаландым, – диде Айдар Хәләфетдин улы.
.jpg)
Нет комментариев