Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СӘЯСӘТ

Азнакайның “Бердәм Россия” иҗтимагый бүлегендә өлкәннәрне кабул иттеләр

“Бердәм Россия” партиясенең Азнакай җирле бүлегендә өлкән яшьтәге райондашларыбызны борчыган мәсьәләләр буенча төрле дәрәҗә депутатларның кабул итү атналыгы бара.

10 майда бу буын вәкилләрен ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев һәм район Советының “Бердәм Россия” депутатлык фракциясе җитәкчесе, район башлыгы урынбасары Роза Галеева кабул иттеләр.

 Гомере буе актив тормыш белән яшәгән өлкәннәребез бөтен халыкны борчыган проблемалар белән килгән. Әйтик, аларның берсе – кечкенәдән эшкә җигелеп, гомер буена ил, республика үсешендә тырыш хезмәт куйган Ватан сугышы чоры балаларына игътибар җитеп бетмәү. Тагын да тәфсилләгәндә, пенсияләренә өстәмә түләү билгеләп булмасмы, дигән тәкъдимнәрен җиткерделәр. Районның ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов инде республика югарылыгында да  бу хакта берничә тапкырлар мөрәҗәгать белән чыгуы турында әйтеп узды. Дәүләт Советы депутаты бу гозер белән килеште, аның буенчә тулырак мәгълүматлар туплауны сорады.

 Ватан сугышында катнашкан райондашыбызның улы әтисенә бирелгән орденны юллауда ярдәм сорый. Шәһәрнең Газинур урамы тирәсендә Кара елга буен чүптән чистарту кирәклеген җиткерүчеләр дә булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев