Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СӘЯСӘТ

Азнакайлыларны Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев кабул итте

Узган атнада азнакайлыларны ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев кабул итте.

 Анда район башлыгы Марсель Шәйдуллин да катнашты. Кабул итүдә ике дистәдән артык райондашыбыз булды. Алар арасында кыйммәтле операция ясату өчен дә, операциядән соң тернәкләнү, махсус үзәкләрдә дәвалану үтү өчен дә матди ярдәмгә өметләнеп килүчеләр булды. Янгын казасында йорты бөтенләй янып бетеп зыян күргән райондашыбыз да ярдәмгә өметләнә. Ялгызы гына 3 бала үстергән ханым нигез булдырырга алынган,  бераз булышуны сорый... Иман йорты, җәмгать ял итү урыннарына да янкорма төзү, инвентарь белән хаҗәтлек килеп туган.

Азнакайлыларның барысын да игътибар белән тыңлап, берәүләренә шунда ук, икенчеләренә проблеманы өйрәнгәннән соң җавап бирәчәген әйтте Дәүләт Советы депутаты.

Һәрвакыттагыча, аның бу кабул итүенә дә рәхмәт белдереп килүчеләр булды. Шулар арасында, инвалид оныгына коляска алуда, иренә катлаулы операция ясатуда матди булышлык күрсәткәне өчен депутатыбызга ихластан рәхмәтләрен җиткергән   Әлфия ханым Мөхәммәдиева да бар иде.

– Рөстәм Нәбиулла улының рәхим-шәфкатен күргән райондашлардан аның хакында элек тә гел ишетеп тора идем. Инде менә үземнең гаилә дә олы ярдәмен тойды. Менә шундый депутатлар, иҗтәкчеләребез күбрәк булсын иде, – дип җирле журналистлар белән дә хисләрен уртаклашып алды ул.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев