Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СӘЯСӘТ

Азнакайда депутатлар һәм өлкәннәр гератрия кабинеты эшчәнлеге белән танышты

Өлкәннәребез ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев һәм район башлыгы урынбасары Роза Галеева, ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов белән бергә үзәк поликлинаның гератрия кабинеты эшчәнлеге белән танышты.

Биредә аларны табиб-гериатр, Татарстанның Атказанган табибы Солтан Мөхәммәтҗанов һәм шәфкать туташлары каршы алды.

Гериатрия кабинеты 2018 елда “Демография” милли проекты кысаларында ачылды һәм ул өлкән буын азнакайлыларның тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга юнәлгән. Кабинет пенсия яшендәгеләрнең сәламәтлеген тикшерү өчен тиешенчә җиһазланган.

2021 елда 532 пациентка, узган ел аннан да күбрәк кешегә медицина хезмәте күрсәтелгән. Шулай ук гомумпрактик табиблар һәм тар белгечләр дә кабул итүләр үткәрә. Кирәк булганда, пациентлар авырулары буенча махсуслаштырылган учреждениеләргә җибәрелә.

Хәзерге вакытта өлкән яшьтәгеләргә тирәнтен диспансеризация һәм коронавирус инфекциясеннән соң тернәкләнү профилактикасы үткәрелә.

Район үзәк сырхауханәсендә “Сәламәтлек мәктәбе” эшләп килә. Теләге булганнар анда үзләрен кызыксындырган мәгълүмат, белгечләрдән киңәшләр, төрле чирләр профилактикасы буенча буклетлар белән таныша ала.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев