Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СӘЯСӘТ

Азнакай район һәм шәһәр Советларының уртак утырышы узды

Бүген хакимиятнең утырышлар залында район һәм шәһәр Советларының уртак утырышы узды.

Аны муниципаль район башлыгы, район һәм шәһәр Советлары рәисе Марсель Шәйдуллин алып барды.

Депутатлар беренче көн тәртибе итеп 2022 елда контроль-хисап палатасы эшчәнлеге турында аның рәисе Наталья Сәлимова отчетын тыңладылар.

Район һәм шәһәр бюджетларының узган елгы үтәлеше турында финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Гурьянова чыгыш ясады.

Азнакай иҗтимагый советы эшчәнлеге белән “Маяк” газетасы редакциясе баш мөхәррире, иҗтимагый совет рәисе урынбасары Фәрхәт Шәйхулов таныштырды.

Утырышта шулай ук район һәм шәһәр Советларының кайбер карарларына һәм положениеләренә үзгәрешләр кертү турында мәсьәләләр дә каралды һәм алар буенча тиешле карарлар кабул ителде.

Марсель Шәйдуллин депутатларны изге Рамазан ае тәмамлану белән котлап, илебезгә тынычлык, тормышларыбызга бәрәкәт теләде.

Шулай ук 21 апрельдә җирле үзидарә көне билгеләп үтелә.

“Җирле үзидарә халыкны кайгыртып, алар мәнфәгате белән янып яшәүне сорый торган катлаулы, җитди эш. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, хезмәтебездә уңышлар насыйп булсын!” – дип район башлыгы әлеге һөнәри бәйрәм белән дә тәбрикләп, җирле үзидарә хезмәткәрләренә җылы теләкләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев