Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СӘЯСӘТ

Азат Ягафаров: “Азнакайдагы яңарышларга күңел сөенә”

Атна башында РФ Дәүләт Думасы депутаты Азат Ягафаров туган ягы Азнакайга эшлекле визит ясады.

Аны район башлыгы Марсель Шәйдуллин үзендә кабул итте. Алар махсус хәрби операциядән кайткан, хәрби батырлыклары өчен дәрәҗәле дәүләт бүләкләренә ия булган райондашыбыз Илгизәр Миңневәлиев белән дә очраштылар.

Азат Фердинанд улы районыбызда барган яңа төзелеш-яңарышлар белән танышты. Ул шәһәребез кварталлары ишегалларында барган төзекләндерү, социаль учреждениеләрдәге ремонт, төзелеп килүче футбол кырында барган эшләрнең сыйфатын яхшы бәяләде, шәһәребезнең көннән-көн матурлана, төзекләнә баруына соклануын белдереп, барча азнакайлыларга рәхмәт сүзләрен, якынлашып килүче Сабантуй белән тәбрикләү - теләкләрен ирештерде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев