Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Узган ел ГТО нормативларын 5 мең азнакайлы тапшырган

Нормативларны тапшыручыларның 4200е төрле дәрәҗәдәге билгеләргә ия булган.

"Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын тапшыру гамәлгә кертелгәннән бирле районда бу юнәлештә киңкырлы эш алып барыла.

Узган ел районда 5 мең кеше ГТО нормативларын тапшырган.  Аларның 2134е – алтын, 1367се – көмеш, 799ы бронза билгеләргә лаек булган.

2022 ел нәтиҗәләре буенча "Хезмәткә һәм оборонага әзер (ГТО)" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын гамәлгә ашыру буенча иң яхшы эш” бәйгесендә безнең районга “ГТО алдынгысы” байрагы да тапшырылды.

– Районда ГТО нормативларын тапшырырга теләүчеләр саны елдан-ел арта. Балалар, яшьләрдән өлкәннәр дә калышмый. Агымдагы елда да бу юнәлештә сынатмабыз, – ди нормативларны кабул итү үзәге җитәкчесе Гүзәл Шириазданова.

 

фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев