Татарстан спортчысы Олимпия уеннарында бронза медаль яулады
Татарстан өчен чыгыш ясаган сноубордчы Виктор Уайлд Пекинда узган Олимпия уеннары призеры булды.
Параллель зур слаломда 35 яшьлек россияле Италия сноубордчысы Роланд Фишналлерны артта калдырып, өченче булды.
Алтын медаль австрияле
Бенджамин Карлда. Словения спортчысы Тим Мастняк икенче булды.
Сүз уңаеннан, Виктор Уайлд Сочида узган Олимпия уеннарында параллель слалом һәм параллель зур слаломда чемпион исемен яулаган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев