Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
СПОРТ

Сәламәтлеккә янә бер адым: район муниципаль хезмәткәрләре ГТО нормативларын тапшырды

Бүген «Чатыр-Тау арена» спорткомплексында җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре өчен ГТО нормативларын тапшыру чарасы узды.

Спорт рухы, күтәренке кәеф һәм бердәмлек хөкем сөргән әлеге бәйрәмгә барлыгы 150 кеше җыелды.

Катнашучылар төрле сынауларда үз көчләрен сынап карады: гер күтәрү, винтовкадан ату, аркага яткан килеш гәүдәне күтәрү, турникта тартылу, шулай ук урындыктан алга иелү кебек күнегүләр башкарылды.

Чара елдан-ел киңрәк колач ала, аның әһәмияте дә арта бара. Районның спорт идарәсе җитәкчесе Рәфис Миңнеханов билгеләп үткәнчә, әлеге спорт бәйгесе инде бишенче ел рәттән үткәрелә.

«Бу чара безнең өчен гади спорт ярышы гына түгел. Ул хезмәткәрләрне берләштерә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый, коллективта дустанә мохит тудыра», — дип ассызыклады ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев