Спорт һәм уен мәйданчыгы – Монолит микрорайонында яшәүчеләрнең иң яраткан урыны.
Биредән ел әйләнәсенә кеше өзелми. Спортны үз иткән балалар җәй көне генә түгел, кыш көннәрендә дә шунда җыела.
Россия Дәүләт флагы көне уңаеннан биредә футбол ярышлары узды.
– Балаларыбыз бик актив, һәр спорт чарасында шулай бердәм катнашалар. Сәламәт тәндә генә сәламәт рух булуын алар кечкенәдән белеп, аңлап үсәләр. Бүген футбол ярышы гына булмады, балалар Россия Дәүләт флагы турында бик күп мәгълүмат та белеп кайтып киттеләр, – ди 4 нче территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчесе Нурия Хаҗипова.
Нурия Хаҗипова аларның барысына да кечкенә флаглар да бүләк итте.
Нет комментариев