Районыбызда күренекле шәхесләр, спорт осталары бихисап.
Алар истәлегенә багышлап ярышлар даими үткәрелә. Шундый чараларның чираттагысы 16 октябрь көнне “Чатыр-Тау Арена” спорткомплексында Россия торак-коммуналь хуҗалыгының Мактаулы хезмәткәре, Татарстан Республикасының Атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре Инсаф Солтанов истәлегенә багышлап уздырылачак. Бу көнне спортчылар татар-башкорт көрәше буенча турнирга җыела. Ярышлар 10.00 сәгатьтә башлана.
Нет комментариев