Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда «КЭС-Баскет» уеннары үтте

Ике көн дәвамында Азнакайда «КЭС-Баскет» мәктәп баскетбол лигасының дивизиональ этабы барды

Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Мөслим, Чирмешән һәм Ютазы районнарыннан килгән егетләр һәм кызлар командалары беренче көнне сайлап алу этабында ярышты. Уенны район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева ачып җибәрде.

– Әлеге уеннар бирегә килгән төрле район мәктәп укучыларын берләштерә, аларга көч сынашырга мөмкинлек бирә. Спорт ярышлары тәнне дә, рухны да чыныктыра. Барлык командаларга лаеклы җиңү яулауны телим, – диде Марсель Шәйдуллин ярыш ачылышында.

Икенче көнне «Чатыр-тау Арена» спорткомплексында финал уеннары узды. Кызу барган ярыш беркемне дә битараф калдырмады – тамашачылар мавыгып, җан атты. Нәтиҗәдә 8 нче мәктәп кызлар командасы 3 нче урынны яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев