Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Идел буе федераль округыннан 50 спортчы Пекинда Олимпия уеннарында катнаша

 Россия җыелма командасы составында 8 Татарстан спортчысы да бар.

Быел Пекинда үтәчәк кышкы Олимпия уеннарында илебез данын  Идел буе федераль округыннан50 спортчы яклаячак (аларның 9ы резервта). Бу Россия җыелма командасының дүрттән бере диярлек. Алар арасында Олимпия уеннары призерлары да бар. 
 - Токиода узган уеннарда да спортчылар саны якынча шулай иде. Спортчыларны әзерләү, профессиональ һәм һәвәскәрләр спортын үстерү  - төбәкләребездә тормышка ашырыла торган төп юнәлешләренең берсе. Спорт объектлары төзелеше актив алып барыла һәм инфраструктура үсә, - ди РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров. - «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында 2019-2024 еллар чорында чараларны тормышка ашыруга юнәлдерелгән федераль бюджет чаралары күләме 15,7 млрд сумны тәшкил итә.
Аның 10,5 млрд сумы 28 физкультура-сәламәтләндерү комплексы, 11 ябык шугалак, 5 манеж, 1 хоккей буенча төбәк үзәге төзүгә каралган.  12 объект файдалануга инде тапшырылган. 
 «2016-2020 елларга РФ физик культура һәм спортны үстерү» федераль  программасы нигезендә Идел буе федераль округы территориясендә 32 объект сафка баскан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев