Чубар-Абдул яшьләре футбол уйнады
Чубар-Абдул авыл җирлегендә Яшьләр көне уңаеннан футбол ярышы һәм хәрәкәтле уеннар үткәрелде.
Уен авыл мәктәбе каршында урнашкан футбол мәйданчыгында узды. Башка вакытта футбол мәйданчыгы янына егетләрнең ничек футбол уйнаганын карарга, алар өчен «җанатарга» килгән авыл кызлары бүген үзләре көч сынашты. Шуңа күрә әлеге бәйге бернинди бәхәсләрсез, дусларча гына узды.
Авыл яшьләренең футбол уеннары алга таба да дәвам итсен иде, диясе килә. Авыл һәм шәһәрдән җәйге ялга кайткан яшьләрнең вакытларын шулай файдалы да, күңелле дә үткәрүе үзләре өчен дә яхшы бит.
Айназ Әхмәтшина, мәдәният йорты директоры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев