Азнакайның “Сокол” спорт мәктәбендә милиция майоры, махсус хәрби операцияда батырларча һәлак булган якташыбыз Фирдәвес Латфуллин истәлегенә багышланган хоккей турниры старт алды.
Ярышлар 5 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Боз өстендә 2015 елгы яшь хоккейчылар көч сынаша.
Бүген ярышларны ачу тантанасы узды.
Барыгызны да яшь спортчыларга көч бирергә, алар өчен җан атарга чакырабыз!
Нет комментариев