Батырлар онытылмый: Азнакайда Руслан Гыйльметдинов истәлегенә футбол турниры узды
«Алга» футбол манежында үткән ярышларда биш мәктәп командасы катнашты.
Бүген Азнакайда якташыбыз – махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Руслан Гыйльметдинов истәлегенә балалар арасында футбол турниры үтте.
Спорт аның тормышында аерым урын алып тора.
«Иртән торгач та турникта тартыла иде, – дип искә ала тормыш иптәше Алсу. – Өебездә дә спорт инвентарьлары күп булды».
Әнисе Наилә ханым улы турында аеруча җылылык белән сөйли:
«Бик акыллы бала булды Руслан. Җидесе дә тулмаган килеш мәктәпкә китте, яхшы укыды, йомшак күңелле, бик тырыш иде. Украинага барам дигәч: “Улым, барма!” – дидем. Ә ул: “Әни, елама, мин акча өчен бармыйм, балалар тыныч тормышта яшәсен өчен барам. Гомерем беткән булса, синең янда утырганда да китеп бара алам”, – диде, – дип искә ала ул күз яшьләре аша. – Берәүгә дә бала кайгысы күрергә язмасын. Сугышлар тизрәк туктап, балаларыбыз тыныч тормышта үссен иде».
Турнирны ачу тантанасында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Эльвир Габдрахманов да катнашты. Ул курку белмәс, милләтпәрвәр ул үстергән Наилә апага рәхмәт сүзләрен җиткерде, тормыш иптәше Алсуга, өч кызына сабырлык теләде.
Турнирда төрле мәктәпләрдән биш команда көч сынашты. Руслан Нил улының якыннары яшь футболчыларга акчалата бүләк һәм татлы күчтәнәчләр дә әзерләгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев