Батыр якташыбызны искә алдылар
17-18 февральдә “Чатыр-Тау Арена” споркомплексында Чечен Республмкасында хәрби бурычын үтәгәдә батырларча һәлак булган якташыбыз Руслан Сөләйманов истәлегенә бокс турниры үтте.
Республика ярышларында Азнакай, Җәлил, Бөгелмә, Карабаш, Лениногорсидан 100дән артык спортчы катнашты.
Ярышларны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов та катнашып, спортчыларга уңышлар, үз илләренең патриоты булып үсүләрен теләде.
Азнакайдан Зөльфия Хаҗиева, Зарина Точина, Әмина Газизова, Булат Гыймадиев, Радмир Мансуров, Риназ Газизов, Әлфәр Йосыпов, Никита Горшунов, Раяз Гәрәйшин, Искәндәр Шәрипов, Адель Кадыйров, Искәндәр Галимов, Равил Фәхертдинов, Әмир Ахунов, Марсель Мардиев, Данир Хәбибуллин, Ниязсолтан Баязитов алтын медальләр яуладылар. Марсель Мардиев “Иң яхшы техника” номинациясендә дә билгеләп үтелде. Боксчылар Мурат Галиев һәм Равил Йосыповта шөгыльләнәләр.
Җиңүчеләргә һәм призерларга акчалата бүләкләр, Маяктау грамоталары һәм медальләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев