Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайлылар Бөтенроссия Паркинсон уеннарыннан җиңү белән кайттылар

Узган атнада Санкт-Петербург шәһәрендә Бөтенроссия Паркинсон уеннары үтте.

Мондый төр ярышлар илебездә «Хәрәкәт — яшәү» паркинсон авырулы кешеләргә ярдәм күрсәтү хәйрия фонды тарафыннан  беренче тапкыр уздырылды.

Әлеге ярышларда азнакайлылар да актив катнашып, җиңүләр яуладыдар. Мөслим авылыннан Фәнүс Кәримов 800 метр арага йөгерүдә чемпион калды.

– Спорт минем тормышымда мөһим урын алып тора. Кечкенәдән көрәшеп үстем. Шуңа ярышларга әзерләнү дә авыр булмады. Тормыш иптәшем Фәридә белән көн дә 5 чакрым йөгерәбез. Авыл егетләре бер авырлыктан да курыкмый бит ул. Ярышка барганда да күңелдә барыбер “Мин җиңәргә тиеш!” дигән өмет йөрде. Безне хуплап, җиңүгә этәргән район башлыгы Марсель Шәйдуллинга да рәхмәтебез чиксез,  – ди Фәнүс Рәис улы. – Санкт-Петербургтан дәртләнеп, яңа көчләр туплап кайттык. Киләчәктә илебез командасы составында чит илләрдә дә чыгыш ясау теләге көчәйде генә. Районыбызда да паркинсон белән авыручыларны берләштерү, килеп туган проблемаларны бергә хәл итү теләге зур. Аларны да спортка тартырга иде.

Моннан кала, якташыбыз баскетболда – көмеш, өстәл теннисында бронза медальләр яулауга  иреште.

Ярышларда катнашучыларның иң өлкәне дә Азнакайдан иде. Илшат Газизуллин, 67 яшьтә булса да, яшьләрдән калышмый. Паркинсон уеннарыннан ул җиңел атлетика һәм бадминтон буенча бронза медальләр белән кайтты.

– Мондый уеннар турында Фәнүс Рәис улы сөйләгәч, анда катнашырга биш куллап риза булдым, ноябрь аенда җиңел атлетика буенча күнекмәләргә йөри башлаган идем. Яшь вакытта йөгерү, футбол, волейбол белән мавыгуым да ярдәм итте. Үземне сынап карыйсым килде, хәзер инде туктамаска иде, – ди ул. 

Сүз уңаеннан, ярышларда 36 яшьтән 67 яшькәчә спортчылар өстәл теннисы, җиңел атлетика, озынлыкка сикерү, баскетбол, йөзү һәм башкада үзләренең осталыкларын сынадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев