Азнакайлылар бокс ярышларында җиңү яуладылар
СПОРТ

Азнакайлылар бокс ярышларында җиңү яуладылар

25-26 декабрьдә Җәлил бистәсендә “Татнефть” җәмгыяте призына бокс турниры узды.

“Юбилейный” спорт  мәктәбендә шөгыльләнүче Алмаз Зәйнуллин, Тимур Әхмәдиев, Илдан Баһманов, Булат Кулаженко алтын медальләр яуладылар. Ислам Гарипов һәм Ниязсолтан Баязитов – икенче урыннарда.

Спортчыларның тренерлары – Мурат Галиев, Равил Йосыпов.


Нет комментариев