Азнакайдан 6 яшьлек гимнастка Дубайдан көмеш медаль белән кайтты
СПОРТ

Азнакайдан 6 яшьлек гимнастка Дубайдан көмеш медаль белән кайтты

Кечкенә кызны зур җиңүе белән муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин да тәбрикләде һәм тренеры Виктория Романовага, сәләтле балалар тәрбияләгән әти-әнисенә рәхмәтен белдерде.

Декабрь азагында Дубайда узган нәфис гимнастика буенча халыкара турнирда Азнакайдан 6 яшьлек Әминә Кәримова көмеш медаль яулап кайтты. Кечкенә кызны зур җиңүе белән муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин да тәбрикләде һәм тренеры Виктория Романовага, сәләтле балалар тәрбияләгән әти-әнисенә рәхмәтен белдерде.

Февральдә Азнакайда муниципаль район башлыгы призына нәфис гимнастика буенча халыкара турнир үткәрергә җыеналар.

Әминәнең спорт уңышлары хакында тулырак «Маяк» газетасыннан укый аласыз.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев