Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда узган Бөтенроссия чаңгы ярышында 520 кеше катнашты

Бүген шәһәрнең чаңгы базасында "Россия чаңгы юллары - 2022" Бөтенроссия массакүләм чаңгыда узышу ярышы үтте.

Спортчыларны район башлыгы тәбрикләп, барысына да уңышлар теләде.
Быелгы узышларда мәктәп укучылары белән беррәттән өлкәннәр дә актив катнаштылар.  Старт аларның яшьләренә карап бирелде, дистанция дә 1 чакрымнан 5 чакрымгача иде.
Сәламәтлек бәйрәменнән ветеран-спортчы Мәннәф Хөҗҗәтов та читтә калмаган.
-Ике көн рәттән 15-20 чакрымга шуам, аннан бер көн көч күнегүләре ясыйм, ансыз булмый, - ди ул.
Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышында район җитәкчеләре дә катнашты. Ир-егетләр арасында гимназия директоры Альберт Рахманов һәм район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин беренче - икенче килсәләр, хатын-кызлардан мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Нәфисә Шәфыйковага тиңнәр булмады.
Азнакайлылар  чаңгыда шуу буенча ГТО нормативларын да тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев