Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда район башлыгы кубогына һәм Татарстанның көньяк-көнчыгышында дүртенче этап кубогына картинг ярышлары бара

 Бүген Азнакайның Ишкәев исемендәге парк стадионы гөҗ килеп тора.

Бирегә Татарстан районнарыннан, Башкортстанның Уфа, Туймазы, Октябрьский шәһәрләреннән картингчылар Азнакай районы башлыгы һәм республиканың көньяк-көнчыгыш төбәгенең дүртенче этап кубогына ярышларга җыелдылар. Анда районыбызның да 9 пилоты катнаша.
Картинг ярышларын ачып, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Эльвир Габдрахманов һәм Азнакайның картингчылар берләшмәсе җитәкчесе, хәрби хәрәкәтләр ветераннары оешмасы рәисе урынбасары Ринат Җиһаншин спортчыларга уңышлар теләделәр.
Бүгенге ярышларга 12 шәһәр һәм районнан 106 пилот һәм аларның җанатарлары килде. 
 Бу ярышлар боз өслегендә үтүе белән үзенчәлекле һәм пилотлардан зур осталык сорый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев