Азнакай спортчылары төбәкара ярыштан уңышлар белән кайттылар
Агымдагы атнада Баулыда җиңел атлетика буенча төбәкара ярышлар үтте.
Анда Азнакай районы спортчылары да актив катнашып, урыннар яуладылар. 400 метр арага йөгерүдә Халиков Самат алтын медаль яулады. 60 метрга йөгергән Миннегалимова Алина икенче килде. Хәйруллина Самира 800 метрда шулай ук икенче булды. 400 метр арада узышта Хәсәнов көмеш медальгә лаек булды. Миннегалимов Алмас 60 һәм 400 метрга йөгерүдә өченче булды.
Тренерлары - Гыйльфанов Рөстәм.
Тренер Алина Мөхтәруллина кул астында шөгыльләнгән Гөлзәрә Идрисова 60 метр арага йөгерүдә икенче килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев