Шәһәребездә физкультура-спортның бик күп төре белән шөгыльләнү өчен уңайлы шартлар тудырылган.
Азнакайлылар җәйге волейбол, баскетбол, футбол мәйданчыкларын да буш тотмый. Бу репортажыбыз Пенсия фондының Азнакай клиент хезмәте янәшәсендәге мәйданчыктан. Аның гел дә буш торганы юк. Коллективның үз волейбол командасы бар, анда тренировкалар үткәрәләр. Бу тирәдә яшәүче яше-карты да алар белән волейбол уйнарга бик рәхәтләнеп йөри. Спорт аларны инде дуслаштырып өлгергән.
Нет комментариев