Азнакай мәктәпләрендә  ГТО нормативлары кабул ителә
СПОРТ

Азнакай мәктәпләрендә  ГТО нормативлары кабул ителә

Шәһәребезнең  “Чатыр-тау Арена” спорткомплексында  атна саен диярлек спорт чаралары оештырылып, анда теләгән һәркем ГТО нормативларын тапшыра.

"Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын тапшыруга багышланган чираттагы чараларның берсе кичә гимназиядә үтте.

Анда мәктәп укучылары һәм укытучылар, барлыгы 350дән артык кеше, үз яшьләре буенча нормативлар тапшырдылар.

– Мондый чараларны шәһәребезнең башка мәктәпләрендә дә уздырачакбыз. ГТО нормалары 11 яшь категориясе буенча кабул ителә, – ди нормативларны кабул итү үзәге җитәкчесе Гүзәл Шириазданова.


Нет комментариев