Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакай көрәшчеләре Татарстан Чемпионнары булдылар

3-5 мартта Казанда 2006-2007 һәм 2008-2009 елгы спортчылар арасында көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге үтте.

Ярышларда үз авырлык категорияләрендә Аслан Закиров (45 кг)  һәм Ислам Закиров (65 кг) чемпион исемен яуладылар. Спортчылар икесе дә тренер Айрат Миңнегалиев кул астында шөгыльләнәләр.

2008-2009 елгылар арасында төрле район һәм шәһәрләрдән 51 команда составында республиканың иң көчле 280 спортчысы бил алышты. Команда беренчелегендә азнакайлылар өченче булдылар.

 2006-2007 елларда туган спортчылар арасында да бил алышу киеренке барды. 52 командадан 320 көрәшче бар иде. Көрәшчеләребез монда да сынатмады. Тренер Артур Миңнехановның укучысы Алмаз Гәрәев 45 кг авырлыкта бронза медальгә лаек булды. Команда беренчелегендә Азнакай – 12 нче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев