1-6 июньдә Сочида хоккей буенча халыкара турнир үтте. Анда Россиядән – алты, Белоруссия һәм Чехиядән өч команда катнашты.
Азнакайның “Соколы” командасында уйнаучы Салават Нәфыйков (тренеры — Алексей Шаронов) әлеге турнирда Арчаның “Ракета” командасы составында чыгыш ясап, “Турнирның иң яхшы сакчысы” исеменә лаек булды. Чехиянең “Пльзенские волки” командасына каршы уйнаганда 10 яшьлек хоккейчы “Матчның иң яхшы уенчысы” булып танылды. Халыкара турнирда ул 5 уенда көндәшләр капкасына 2 гол керткән.
Арча районының "Ракета" командасы Сочидан Европа чемпионнары кубогы алып кайтты.
Нет комментариев