Ринат Җиһаншин җитәкчелегендә Азнакайның яшь картингчылары Лениногорск шәһәрендә узган ДОСААФ кубогына кышкы ярышларда 1 һәм 3 нче урыннарны яуладылар.
Ярышларда Азнакай, Баулы, Лениногорск, Сарман, Чаллы, Алабуга, Октябрьский, Туймазы, Бирск, Уруссу, Уфадан 109 пилот катнашты. Алар 9 класста: Кадет, Милли Юниор, Милли, Ротакс Макс, Ротакс макс Юниор, Чезет, Мини, Хонда А, Хонда Б буенча көч сынаштылар.
“Без бу ярышларда беренче ел гына катнашмыйбыз. Ул картингчылар өчен спорт күнекмәләрен һәм машина йөртү осталыгын шомарту өчен дә яхшы чара”, – ди Ринат Җиһаншин.
Нет комментариев