Азнакай егете Ислам Гәрәйшин хоккейны сайлап ялгышмаган
Азнакай егете Ислам Гәрәйшин 2020-2021 елгы сезонда Россия юниорлар хоккей лигасы беренчелегендә иң яхшы яклаучысы исеменә лаек булды.
Ислам кечкенәдән бик хәрәкәтчән булып үсә. Әти-әнисе аны 5 яше тулганчы Азнакай боз сараендагы “Соколы” хоккей клубына бирә. Алтынчы сыйныфтан Ислам Әлмәттә укый һәм “Нефтьче” хоккей клубында уйный башлый. Бүгенге көндә ул “Спутник” хоккей клубының яшьләр командасында яклаучы.
Исламның яулаган кубоклары һәм медальләренең исәбе юк дисәң дә һич арттыру булмас. Ул Татарстан, Идел буе буенча да хоккей лигаларында иң яхшы яклаучы титулларын яулаган уенчы.
Ислам Гәрәйшин турында тулырак язмабызны “Маяк” газетасыннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев